Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр

«Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә. 

Утның үтергеч көче турында барысы да белә, ләкин янгын хакында килеп торган хәбәрләргә караганда, кешеләр еллар буе җыелган милекләрен: машина, гараж, йортларын, кайчагында гомерләрен дә үзләренең ваемсызлыгы аркасында югалта. 

ҖИТЕШТЕРҮ, АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ, ЙОРТ ЯНЫ ҺӘМ ТОРАК ТЕРРИТОРИЯЛӘРЕНДӘ ЯНГЫННАРНЫҢ ТӨП СӘБӘПЛӘРЕ:

— язгы-җәйге чорда ут белән эш иткәндә яки чүп яндырганда саксызлык. Участок хуҗалары янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотмый, шуның нәтиҗәсендә җыеп алынмаган коры үлән янып бетә, ә алга таба ут корылмаларга күчә, электр челтәрләре объектларына да якыная, бу исә кулланучыларны энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә җитди йогынты ясый һәм «Сетевая компания» АҖнең ремонт-торгызу эшләренә булган чыгымнарын арттыра;

— ток үткәрә торган чыбык изоляциясенең механик зарарлануы яисә электр челтәренең артык йөкләнеше сәбәпле, электр үткәргечләренең яки көнкүреш электр җиһазларының төзек булмавы. Әлеге җитешсезлекләр нәтиҗәсендә электр челтәренең кыска ялганышы була, металлның кайнар кисәкчекләре тиз янып китүчән әйберләргә эләгеп, ут чыгарга мөмкин. 

Трансформатор подстанцияләре янында һәм электр тапшыру линияләренең сак зоналарында төзелеш чүп-чарын һәм башка яна торган әйберләрне туплау, чүп-чар һәм коры үлән яндыру, учак ягу кебек аңсыз гамәлләр дә еш кына янгын чыгу сәбәбе була. 

Исегездә тотыгыз! Бары тик контрольдә булганда гына ут кешенең дусты булырга мөмкин. Иркенгә чыгу белән, ул юлында бар нәрсәне дә юкка чыгаручы кансыз һзм аяусыз дошманга әверелә. Кечкенә генә, көчсез генә очкын да бервакыт зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин булганны истә тотып, һәрвакыт сак булыгыз. 

Һава линияләре, подстанцияләр янында янгын чыккан очракта, өзелгән, зарарланган чыбык яки терәк күргәндә, кичекмәстән бу хакта якын-тирә район электр челтәрләренең оператив-диспетчерлык хезмәтенә (РЭЧ), Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яки җирле хакимият органнарына хәбәр итәргә кирәк. РЭЧ телефон номерлары якын-тирә терәкләрдә күрсәтелгән. «Челтәрле компания» АҖ кайнар линия телефоны: 8-800-2000-878.

Бу номерга шалтырату бушлай.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!
Алабуга электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев