Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Уеннан уймак чыкмасын

17 сеннән 18 июльгә каршы төндә 23 сәгать 45 минутта «Бигеш» аэропортына төшүче Мәскәү самолеты пилотының күзенә 700 метрлы биеклектә лазер уты белән яктырталар.

Моңа карамастан, бортында 100 пассажир булган самолет пилоты очкычны җиргә утырта. Пилот күзенә лазер белән яктыртучының шәхесе ачыкланган: бу - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек студент булып чыккан.

Егет әйтүенчә, ул махсус рәвештә пилот күзенә лазер белән яктыртмаган. Студент дустына йортларны, җирне һәм һаваны яктыртып үзенең лазер-ручкасының ничек эшләвен генә күрсәткән. Моның никадәр куркыныч булуын егет яхшы аңлый.

Хәзерге вакытта полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү бара, материал җыела. Егетне административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев