Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган тәүлектә Алабуга районында Covid-19 белән зарарлану очраклары юк

Авыру йоктырган кешеләрнең күпчелеге 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана", — ди ул.

Авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәрге, берсе 18-30 яшьтә, алтысы 30-50 яшьтә. Тагын дүрт кеше 50-60 яшьтә, калганнары алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

"Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган", — дип аңлата Лилия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев