Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вәсил Шәйхразиев фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр туган телләрне үстерергә ярдәм итәчәк

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе тавыш бирүдә катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанның 3нче гимназиясе бинасында урнашкан участокта булды. Сайлау участогына Вәсил Шәйхрәзиев гаиләсе белән килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Вәсил Шәйхразиев фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр туган телләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, бөтен Россия буенча 5,3 млн татар яши, бу халык саны буенча икенче урында.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе билгеләп үткәнчә, республикада бюллетеньнәр ике дәүләт телендә, татар һәм рус телләрендә бастырылган. Аның сүзләренчә, бу милли республикалар өчен Конституция — туган телне үстерү мөмкинлеге бирә торган таяныч булуын тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев