Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәй ахырында бакчада ниләр эшләргә була

Киңәшләр яшь бакчачыларга ярдәм итәчәк. 

«Россельхозцентр» идарәсенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җәйнең соңгы аенда бакчада иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында киңәшләр бирде.

Занина сүзләренчә, аяз көннәрдә алма һәм грушаларны җыярга, аларга артыгын пешәргә ирек бирмәскә кирәк. Чергән һәм бозылган җимешләрне җыеп түгәргә. 

2-3 көнгә бер помидор һәм кыярны җыеп алырга кирәк. Бәрәңге алганнан соң аны, һичшиксез, бер-ике сәгать кояшта киптерергә кирәк.

Августның беренче декадасында фасоль, яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи кәбестәсе, татлы борычны җыеп алырга киңәш ителә. 20-25 см озынлыкка җиткән кабакларны, төс кергән баклажаннарны да шушы көннәрдә җыеп урнаштырырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев