Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел алабугалыларны ни белән сөендерер

Алабугада яңа ел бәйрәмнәре концерт программалары, тамаша һәм бүләкләргә бай булачак. Инде 15 декабрьдә үк башланачак чаралар Иске Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

Быел шәһәрдә 4 чыршы куелачак. Үзәк чыршы, гадәттәгечә, Ленин мәйданында урнаштырыла. Аны җыю эшләре башланды инде. Моннан тыш, урман гүзәлләренең берсе мәдәният сарае каршында, икенчесе 4 нче микрорайондагы Мәрҗани урамы, 28 һәм 30 нчы йорт ишегалдында, өченчесе "Танайка-2" мәхәлләсенең Болгар урамында куелачак. Чыршылар 10 декабрьгә кадәр куелып бетәргә тиеш.

15 декабрьдә шәһәр мәдәният сараенда Яңа елга багышланган беренче бәйрәм оештырылачак. Монда "Яхшы кәеф" исемле концертны тамашачыга Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы студентлары тәкъдим итә.

19 декабрьдән башлап мәдәният сараеның мәрмәр залында балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә.

21еннән 30 декабрьгә кадәр "Иллюзион" кинотеатрында балалар өчен бәйрәм тамашалары оештырыла.

22 декабрьдә мәдәният сараенда "Кама буе Кар кызы-2015" VII муниципаль конкурсның сайлап алу туры үткәрелә. Бәйгедә төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала. Төп шарт: Кар кызы костюмы булу һәм ике конкурс биремен үтәү. Финалга чыккан гүзәл затлар 31 декабрьдә гомумшәһәр күләмендә үткәрелгән Яңа ел бәйрәмендә катнашачак.

25 декабрьдә 17 сәгатьтә Ленин мәйданындагы Үзәк балалар чыршысында утлар кабына. Балаларны әкият геройлары, уен программасы һәм бүләкләр белән "Яңа ел могҗизасы" дип аталган мавыктыргыч сәяхәт көтә.

25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр авыл клублары һәм мәдәният йортларында балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәмнәре узачак.

26 декабрьдә шәһәр мәдәният сараенда өч бәйрәм тамашасы куелачак:

- 10.00-12.00 сәгатьтә - мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләр өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының хәйрия чыршы бәйрәме оештырыла;

- 16 сәгатьтә яшьләр активы һәм укуда, спортта һәм иҗади эшчәнлектә югары уңышларга ирешкән балалар өчен яңа ел бәйрәме. Тамашачылар "Урман могҗизалары яки Кар кызының яңа маҗаралары" исемле яңа ел спектакле карый ала.

30 декабрь көнне 4 микрорайонда 18 сәгатьтә Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үткәрелә. Балалар өчен театральләштерелгән уен программасы да каралган.

31 декабрьдә Ленин мәйданындагы Үзәк чыршы янында "Яңа 2016 елны каршы алу" дип аталган шәһәркүләм бәйрәм булачак.

18 сәгатьтә уен мәйданчыклары эшли башлый. Бәйрәм программасында: "Кама буе Кар кызы" конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре чыгышы, яңа ел тамашасы, бәйге җиңүчеләрен бүләкләү.

20.50дә ут тамашасы һәм бәйрәм салюты булыр дип көтелә. "Яңа ел хит-парады" күңел ачу программасы иртәнге сәгать 2гә кадәр дәвам итәчәк.

1дән 3кә кадәр шәһәр мәдәният сарае территориясендә чыршы тирәли дискотека оештырыла.

Өр-яңа 2016 елның беренче көннәрендә бәйрәм чаралары дәвам итәчәк.

1 гыйнвардан 10сына кадәр көн саен Ленин мәйданында 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр күңел ачу программалары оештырыла.

Яңа ел алдыннан Алабугада игълан ителгән бәйгеләр:

- "Бина фасадларының иң яхшы яңа ел бизәлеше";

- "Сәүдә оешмалары, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү биналарының иң яхшы яңа ел бизәлеше";

- "Шәхси йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше";

- "Мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы кар сыны";

- "Алабуга муниципаль районы авыл торак пунктларының иң яхшы яңа ел бизәлеше";

- кардан ясалган фигуралар өчен "Кар фантазиясе-2016" бәйгесе;

- "Кама буе Кар кызы";

- "ТОС территориясендә иң яхшы яңа ел бизәлеше".

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев