Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Алабугада 4 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

Аларның берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Узган ялларда ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина йөртүне кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрде.

Бәйрәм көннәрендә Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 1989, 1972, 1983, 1973 елларда туган дүрт шоферны тоткарлаган, аларның берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан.

ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев