Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ярминкәдә бер миллион сумнан артык яшелчә сатылды

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм алыпсатарлар үз тауарларын чыгарды, сатып алучылар исә капчыкларын әзерләп куйды. Быелгы ярминкә дә сюрпризларсыз үтмәде.

Моңа кадәр авыл ярминкәсе 1 нче мәктәптән ерак түгел мәйданда үткәрелә торган иде. Быел исә кишер, бәрәңге, суган һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын берьюлы өч мәйданчыкта саттылар. Ярминкәнең сәүдә рәтләре 6 нчы һәм 12 нче микрорайон базарларында һәм 4 нче микрорайонның "Мираж" сәүдә үзәге янында урнашты. Тик ярминкәгә килүченең һәммәсенә дә әлеге яңалык ошап бетмәде. Мәсәлән, эшмәкәр Бурсал Рызаев безнең хәбәрчегә болай дип сөйләде:

- Халык элеккеге урынга ияләнеп беткән иде инде, анда әйбәтрәк дип зарланалар. Сатып алучылар да аз. Шәһәр читендәге 6 нчы һәм 4 нче микрорайоннардагы базарларда хәл тагын да начар, халык әз, сатып алмыйлар. Ә беренче мәктәп янындагы мәйдан - шәһәр уртасы. Шәһәрнең аскы өлешендә дә начар диләр, анда шәхси йортлар белән яшиләр, бакчасы-ние бар, күбесе өлкән яшьтәгеләр.

Ярминкәдә җирле һәм күрше республика җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде. Мәсәлән, сатып алучылар арасында Удмуртия бәрәңгесе аеруча популяр булды.

Сатучылар бәрәңге, кәбестә, болгар борычы һәм башкаларны көзге ярминкәгә капчыклап китерә тора. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә бит шәһәр халкына үтемле бәядән кышка җитәрлек яшелчә запаслап куярга мөмкинлек бирүне күздә тотып оештырыла. Тик шулай да, яшелчәләрне кайда сатып алу отышлырак - ярминкәдәме әллә гипермаркеттамы? Без кайбер яшелчәләрнең бәясен чагыштырып карарга булдык.

Ярминкәдә

Эре гипермаркетларның берсендә

Болгар борычы - 29 сум

Болгар борычы - 27,90 сум

Бәрәңге - 10 сум

Бәрәңге - 12,50 сум (карта буенча ташлама белән 7,90 сум)

Суган - 12 сум

Суган - 8,90 сум

Беренче ярминкәдә 600 мең сумлык 43 тонна яшелчә, 44 мең сумлык 8 тоннага якын ярма һәм ашлык, 40 мең сумлык 150 килограмм бал, 450 мең сумлык 2 тонна ит сатылган.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 октябрьгә кадәр шимбә көннәрендә үтәчәк (кайбер эшмәкәрләр якшәмбе дә сатуга чыга). Өлкәннәр декадасында пенсионерларга сатып алган яшелчәләрен өйләренә кадәр кайтарырга ярдәм итәчәкләр. Моның өчен бары тик пенсия таныклыгын гына күрсәтергә кирәк.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев