Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь спорт­чы­лар җи­ңүе

Ка­зан­да уз­ган рес­пуб­ли­ка бокс чем­пи­о­на­тын­да ала­бу­га­лы­лар җи­ңү­че­ләр бул­ды.

Рес­пуб­ли­ка ярыш­ла­рын­да 23 шә­һәр һәм рес­пуб­ли­ка ра­йон­на­ры вә­кил­лә­ре кат­наш­ты. 1996-97 ел­лар­да ту­ган спорт­чы­лар ара­сын­да кө­рәш ки­е­рен­ке бар­ды. Җи­ңү­че пь­е­дес­та­лы­на кү­тә­ре­лү өчен 133 спорт­чы кө­рәш­те.

Ала­бу­га­да бокс спор­ты­ның үсеш алуы кем­гә дә сер тү­гел һәм яшь спорт­чы­лар мо­ны та­гын бер тап­кыр ис­бат­ла­ды. 50 ки­лог­рамм­га ка­дәр авыр­лык­та Конс­тан­тин Дол­гов, 52 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ге үл­чәү­дә Ва­дим Вы­бор­нов, 81 ки­лог­рамм­нан юга­ры үл­чәү­дә Ти­мо­фей Пес­тер­ни­ков (Су­во­ров учи­ли­ще­сы кур­сан­ты) җи­ңү яу­лап, ала­бу­га­лы­лар­га яңа ел бү­лә­ге яса­ды. Дү­шәм­бе­дә уз­ган го­мум­шә­һәр ки­ңәш­мә­сен­дә алар­га ку­бок­лар һәм ак­ча­ла­та бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

Бокс­чы­лар­ның тре­нер­ла­ры Конс­тан­тин Ба­ло­ба­нов һәм Ра­мил Ба­ри­ев­ка Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры тап­шы­рыл­ды. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, алар ба­ры­сы да 2 нче ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бен­дә шө­гыль­лә­нә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев