Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язын чәчсәң – сазга

Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе тизләнеш стадиясенә кереп барганда гына яңгырлар башланып, эшләр барышын берникадәр вакытка кичектерде.

Әлбәттә, яңгырлар да бик кирәк, һәм бу файдага гына. Ә инде кайсы агрофирмада күпме эш башкарылганга конкрет тукталсак: "Яшь көч"тә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландырганнан соң, 300 гектар мәйданда арпа, 450 гектарда - берьеллык үлән чәчеп, бодай культурасы чәчүгә ирешкәннәр.

"Яңа Юраш" агрофирмасында да арыш һәм кышкы бодай уҗымнарына, 500ләп гектар мәйданда күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертелгән. 450 гектарда арпа, 400 гектарда бодай, 150 гектарда солы һәм 50 гектарда борчак чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев