Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәйге ял

Быел җәйге лагерьларда 1500 яшь алабугалы ял итәчәк. 8-14 яшьлек кызлар һәм малайлар өчен 23 мәктәп яны лагере эшли.

- Быел без сменаларны мөмкин кадәр профильле итәргә тырыштык, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов. - 1 нче һәм 2 нче гимназияләрдә этномәдәни сменалар, 4 нче гимназиядә - лингвистик, 5 нче мәктәптә - биологик, 10 нчы мәктәптә - социаль-психологик смена оештырылды, ә 9 нчы мәктәптә актив балалар өчен "СМС-балалар" сменасы эшләде.

Өченче мәктәп базасында риск төркеменә кергән балалар өчен оештырылган смена үз эшен төгәлләде. Аеруча актив балалар өчен (без аларны шулай атыйбыз) лекция, әңгәмә, психологик тренинглар, танып-белү экскурсияләре, күңел ачу чаралары оештырылды. Бу балаларны июнь ае дәвамында чолгап алган игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек киләчәктә аларга начар гамәлләрдән ерак торырга ярдәм итәр дип ышанабыз", - диде Ривал Зарипов.

Җәйге каникуллар вакытында "Юлдаш", "Яшь моряк" һәм "Яшь техник" палаткалы лагерьлары да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев