Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл ваемсызларны гафу итми

Юл-транспорт фаҗигасендә 5 яшьлек сабый һәлак булды.

Шимбә 7 июль көнне "Мәскәү-Уфа" трассасының 18 нче километрында ВАЗ-2109 автомобиле белән идарә иткән 44 яшьлек Шүрнәк авылы кешесе идарәне югалта һәм аның машинасы кюветка әйләнеп төшә. Юл-транспорт фаҗигасендә 5 яшьлек пассажир кыз алынган яралардан Шүрнәк авылы медпунктында вафат була. Машина йөртүчегә баш мие селкенү һәм уң як җилкәсе сынган дигән диагноз куела.

Шул ук көнне Чаллы ягыннан Алабугага кергән юлда 23 яшьлек ВАЗ-21144 машинасы шоферы тизлекне арттыра һәм ВАЗ-111830 машинасы белән бәрелешә. ДТП нәтиҗәсендә "Калина" автомашинасының пассажиры баш мие селкенү диагнозы белән үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев