Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды

Алар ике телдә – рус һәм татар телләрендә бастырылган.

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырган. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлыгы 2,9 миллион бюллетень бастырылган.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйткәнчә, Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе гомумроссия күләмендәге тавыш бирүгә әзерлек эшләрен башлагаган инде.
Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне республиканың территориаль сайлау комиссияләренә, шул ук вакытта барлык саклык чараларын үтәп, бирергә планлаштыралар. Аннан соң алар участок сайлау комиссияләренә таратылачак.
Билгеләп үтик, тавыш бирү өчен бюллетеньнәр ике телдә — рус һәм татар телләрендә бастырылган. 
Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия күләмендә төп тавыш бирү көненә алты көн (25 июньнән 30ына кадәр) кала башлана. 5 июньнән территориаль сайлау комиссияләре, Күп функцияле үзәкләр һәм Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша фактик яшәү урыны буенча тавыш бирергә теләвегез турында гариза тапшырырга мөмкин. 16-21 көннәрендә моны участок сайлау комиссияләре аша эшләп булачак. Гомумроссия тавыш бирү көне дип июльнең беренче көне игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев