Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зөлфия Сөнгатуллина: "Алабуга" заводларында коронавирус йоктыручылар юк

Бөтен республикадан "Алабуга" заводларына хәрәкәтне чикләү өчен, өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелгән.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча оператив штаб җитәкчесе Зөлфия Сөнгатуллина хәбәр итүенчә, Алабуга районында коронавирус диагнозы расланган авырулар юк. Бүген үзизоляциядә 36 кеше тора. 

Күрше республикаларда коронавирус белән авыру турында расланган мәгълүматлар бар.

"МИЗда бер генә очрак та расланмаган, бездә коронавирус белән зарарланучылар юк. Бөтен республикадан безнең заводларга хәрәкәтне чикләү өчен, без өстәмә куркынычсызлык чаралары күрдек. Аерып әйткәндә, безнең заводларга килеп эшләүчеләр өчен Алабуга районына бу кешеләрнең хәрәкәте чикләнде",  дип хәбәр итте штаб җитәкчесе.

МИЗ предприятиеләренең һәм шәһәр оешмаларының барлык җитәкчеләре, авыруларның кемнәр белән элемтәдә булуы ачыкланганчыга кадәр, алар ике атнага үз республикаларында үз өйләрендә үзизоляциядә торачак дигән күрсәтмә алдылар, дип өстәде Зөлфия Сөнгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев