Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Зур тәнәфес» конкурсында җиңүчеләр Кырымнан Казанга кайтты

Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов каршы алды.

Илнең 66 төбәгеннән килгән 303 укучы 5-7 сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының икенче сезонында җиңү яулады. Конкурсның финалы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Волшебный киномир» сигезенче сменасы кысаларында узды. 

Анда барлыгы 660 бала катнашты. Конкурста Татарстан Республикасыннан 8 кеше бар иде. 

«Зур тәнәфес» тә һәркем күңеленә хуш килгән юнәлеш таба: журналистика, спорт, экология, иҗат, патриотизм һәм башкалар.

«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар — «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев