Алабуга нуры

10 мартта Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә

Төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы −11..-16 градус тәшкил итә.

10 мартта синоптиклар фаразлары буенча аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән буран булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы −11..-16, төньяк-көнбатыш районнарда аязган вакытта −21. 

Юлларда бозлавык көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: