Алабуга нуры

100 меңнән артык татарстанлы төзекләндереләчәк 200 ишегалды һәм парклар өчен тавыш бирде

Тавыш бирүдә казанлылар иң активлары булды.

Быел төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирүдә казанлылар иң актив булып чыкты, икенче урында Чаллыда яшәүчеләр. Лидерлар өчлеген Түбән Кама йомгаклый. 

Парклар өчен тавыш биреп, татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлый ала. 

Катнашучылар шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында яр буе зоналарының үсеш өстенлекләрен сайлый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: