Алабуга нуры

120 гаилә яңа фатирлы булды

Социаль программалар буенча фатир алучылар яңа йортларга күченә башлады.

Бу турыда район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Югары уңайлыктагы биш катлы, шәхси газлы җылытулы бу йортлар Комсомол паркы территориясендә урнашкан. Бу фатирларны махсус программалар нигезендә тузган торактан күчүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятимнәр, күп балалы гаиләләр һәм инвалидлар, социаль ипотека чиратында торучылар алды. Мәсәлән, социаль ипотека буенча 75 гаилә фатирлы булды.
Тагын 600 гаилә чиратта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    29
    0
    0