Алабуга нуры

2 март — халыкара шырпы көне

Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә. 

Беренче шырпылар 1805 елда барлыкка килә. Исеме «спиц» сүзеннән, ягъни агачтан ясалган таякчык дип аңлатыла. Беренче шырпыны Франция химигы Шапсель күкерт һәм бертолет тозы катнашмасы ярдәмендә ясый. Мондый спицадан ут чыгару өчен аны кояшта линза астында тотарга яки таякның башына күкерт кислотасы тамызырга кирәк булган. Мондый шырпылар кыйммәтле һәм шактый куркыныч булып санала.

Күкерт, клей һәм бертолет тозы катнашмасы ярдәмендә куркынычсыз таякчыкларны галим-химик Бетхер тәкъдим итә. 1855 елда мондый шырпылар алтын медаль ала һәм дөнья буйлап тарала.

Россиядә беренче шырпылар 1830 елда барлыкка килә. Аларны җитештерү 1848 елда гына җайга салынган. Ул вакытта Россиядә утыздан артык шырпы фабрикасы эшли. 

Хәзерге көндә илдә шырпыга багышланган музейлар бар. Аларны Россиянең Рыбинск шәһәрендә, Германия, Швеция һәм Швейцариядә табарга була.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: