Алабуга нуры

“2012 елның иң яхшы чыгарылыш укучысы”

Алабуга медицина училищесы студенткасы Мария Гуслистова республика бәйгесендә беренче урын яулады.

Март аенда Чаллы шәһәрендә үткән әлеге конкурста республиканың ун медицина училищесы катнашты. Ә 25 апрельдә Уфада узган һөнәри осталык бәйгесендә Мария безнең республика данын "Лечебное дело" белгечлеге буенча яклады. Студент иң яхшысы итеп танылды һәм гран-при бүләгенә лаек булды. Чәчәк бәйләмен һәм Мактау грамотасын җиңүчегә шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: