Алабуга нуры

2022 елда Алабугада Чапаев урамы буенча юл төзекләндереләчәк

Шулай ук биредә яктырту, тротуарлар барлыкка киләчәк.

Киләсе елда Чапаев урамы буенча Колосовка авылы ягына таба юлны үзгәртеп кору планлаштырылган.
Бу хакта район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Эшләр Чапаев урамы киселешеннән алып Әйләнеч шоссесына кадәр өч чакрымлы юл участогында башкарылырга тиеш. Яктырту, тротуарлар урнаштыру һәм юлны 7 метрга кадәр киңәйтү планлаштырыла. Финанслау республика бюджетыннан биреләчәк. Реконструкция проекты Казанда килештерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: