Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

26 сентябрьдә алабугалылар «Татарча диктант» язачаклар

Диктант язган һәркемгә электрон сертификат тапшырылачак.

26 сентябрьдә сәгать 11.00 бөтен дөнья буенча «Татарча диктант — 2020» дип аталган белем бирү акциясе узачак. Ул татар телендә дөрес итеп язуга, әдәби телдә сөйләшә белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны табуга юнәлдерелгән. Бу көнне Алабугалылар да диктант язып, туган телне ни дәрәҗәдә белүен тикшерә ала. «Татарча диктант» акциясе Алабуга районы буенча түбәндәге мәйданчыкларда узачак:
1.КФУның Алабуга институты (филиалы),
2. Мәдәният һәм сәнгать көллияте,
3. Алабуга медицина училищесы,
4. Алабуга политехник көллияте,
5. Барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләре,
6.Үзәк китапханә, балалар китапханәсе (филиал № 3), шәһәр китапханәсе (филиал № 5), Танайка авыл китапханәсе.
Әгәр өйдә язарга телисез икән:
1) diktant.tatar сайтына керергә;
2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
3) Онлайн трансляцияне ачарга;
4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки якындагы диктант уздыру мәйданчыгына илтеп бирергә мөмкин.
Диктант язган һәркемгә электрон сертификат тапшырылачак.
Искәртеп үтик, узган ел «Алабуга нуры» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Бөтендөнья татар диктантын «бик яхшы» билгеләренә язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев