Алабуга нуры

50 мөгаллим туган тел укытучысы конкурсында катнашачак

Бөтенроссия мастер-классының финал этабы 22-24 мартта Казанда узачак.

Татарстанда 50 укытучы «Туган тел» конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының финал этабы 22-24 мартта Казанда узачак.

Конкурсның финалында 17 татар теле, 10 рус теле, алты чуваш, дүрт мари һәм ике мордва теле укытучысы катнаша. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы — РФнең башка субъектлары вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2012 елдан башлап ел саен «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: