Алабуга нуры

Алабуга аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Иң яхшы печән – үләннәр чәчәк атар алдыннан чабылганы. Борынгы бабаларыбыз да шулай дигән. Терлек азыгы әзерләүчеләр хәзер дә аларның киңәшенә колак салып эш итә.

Июнь урталарында, күптән түгел көчле яңгырлар явып үтүгә карамастан (аннан соң үләннәр буйга үсеп китте), Алабуга механизаторлары 6579 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр (быел азык культуралары барлыгы 10686 гектар били) басуларында эшне башлап җибәрделәр. 945 гектарда люцерна чабылган, шул исәптән печән өчен ул 125 гектардан, 715 гектардан — сенаж өчен әзерләнгән, күләме — 10860 тонна (планга карата 4 процент).
«Яшь көч» агрофирмасында — 350, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 200, «Якты үзән» ҖЧҖендә — 145, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 120 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрдән азат ителгән. «Яшь көч» агрофирмасында саклауга 1600 тонна сенаж (шартлы терлеккә исәпләгәндә бу 7,1 центнер азык берәмлеге тәшкил итә), «Якты үзән» ҖЧҖдә — 200 тонна, Марков крестьян-фермер хуҗалыгында (Танайка) — 60 тонна саклауга салынган.
***
Чәчүлекләрне саклау буенча эшләр дәвам итә. Аерым алганда, районда чүп үләннәренә каршы 14650 гектар эшкәртелгән, шул исәптән 3100 гектары — «Яңа Юраш» агрофирмасында, 1260ы — «Мир» ҖЧҖендә, 2100е — Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында, 1650е — Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында (Иске Күклек).
«Мир» ҖЧҖендә — 380, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында— 310, тулаем район буенча 690 гектар чәчүлек корткычлардан сакланган.
Районда авыруларга каршы 400 гектар эшкәртелгән: 250 гектар — «Яшь көч» агрофирмасында һәм 150 гектар — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында.
Кырларны көзге чәчүгә әзерләү дәвам итә. «Яңа Юраш» агрофирмасында — 1000, «Бехтерево» ҖЧҖендә — 400 һәм "Якты үзән«ҖЧҖендә — 1000 гектар пар басулары эшкәртелгән. Гомумән район буенча бу агрочара 3189 гектарда башкарылган.
Районда минераль ашламалар кертү рәвешендә 4680 гектар чәчүлек тукландырылган, шул исәптән 1900 гектарны «Нократ таңнары» ҖЧҖдә. «Яңа Юраш» агрофирмасында — 5200, «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖендә — 1800, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 1707 гектарда тамырдан тукландыру башкарылган.
***
Сусыл үләннәр савым сыерларының продуктлылыгын арттыруга ярдәм итә — бу көннәрдә бер сыерга исәпләгәндә 16,7 килограмм сөт савыла (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1гә күбрәк). Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Косов хәбәр иткәнчә, иң югары күрсәткеч — 24,9 килограмм (плюс 5,4) — «Яшь көч» агрофирмасында. Икенче урында (район сводкасында) «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы, анда сыерның тәүлеклеклек уртача продуктлылыгы 23,5 килограммга җиткән, бу узган елдагыдан 1,3 килограммга артыграк. Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан көнгә 22,9 килограмм, ә «Якты үзән» ҖЧҖдә 21,4 килограмм сөт савалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: