Алабуга нуры

Алабуга балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чүлмәк ясау серләренә төшенә

35нче “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чүлмәк ясау осталыгын үзләштерә.

Бу узган ел ахырында балалар бакчасы базасында спонсор акчаларына чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка килү сәбәпле мөмкин булды. Әлеге остаханә шәһәрдә бердәнбер. Бу вакыйганы мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре күптән көткән иде, – диде балалар бакчасы мөдире Ландыш Гыйләҗева.

– Без бик шат. Хәзер балаларыбыз атнага ике тапкыр чүлмәк ясау осталыгы белән шөгыльләнә. Иганәчеләр ярдәме белән балалар бакчасы әвәләп ясау өчен тизлек күчергече булган электр җайланма, шулай ук балчык, стеллажлар, һәрвакыт кирәк була торган материаллар да сатып алды.

Балалар өчен укытучылар шунда ук, бакчаның үзендә табылган. Өч педагог Казан шәһәренең “Колокол” чүлмәк ясау сәнгате мәктәбендә махсус укулар үткән. Сүз уңаеннан, төрле эшләнмәләр ясау өчен балчык та шунда ук сатып алынган.

Чүлмәк ясау сәнгате укытучысы Марина Печугина сүзләренә караганда, бу һөнәргә алар 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны, ягъни өлкән һәм әзерлек төркемнәрен җәлеп итә.

– Моннан тыш, мин рәсем ясау осталыгына да өйрәтәм. Шуңа күрә яңадан укуга бик теләп бардым. Миңа бу эшчәнлек аңлаешлы һәм кызыклы. Даими рәвештә Яр Чаллының чүлмәк ясау остаханәсенә мастер-классларга йөрүебез дә сөендерә. Балалар дәресләргә зур булмаган төркемнәр белән йөри, дүртәр-бишәр кеше. Аларны күпләп җыеп булмый, чөнки барысы да чүлмәк ясау җайланмасы артында эшләргә тели.

Балалар бакчасы педагоглары билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр баланы ныгыта, тынычландыра. Өстәвенә, планшет-гаджетлар гасырында балаларны гаҗәпләндерүе кыен. Әмма балчыктан әвәләп ясау сабыйларны җәлеп итә, бу алар өчен кызыклы. Шуңа да балалар чүлмәк ясау остаханәсенә бик теләп йөри, ди алар.

Барлыгы 35нче санлы балалар бакчасында бу дәресләргә утызга якын бала җәлеп ителгән. Әмма мәктәпкәчә учреждение җитәкчелеге планнарында – бу санны арттыру. Юлия Докукина – балалар бакчасы педагог-логопеды сүзләренә караганда, бу дәресләр аның карамагындагы сабыйлар өчен аеруча файдалы, чөнки вак моториканы үстерү, беренче чиратта, сөйләмнәрендә тайпылышлар булган балалар өчен бик файдалы.

– Ата-аналар бу дәресләрне бик уңай кабул итте. Кайберәүләр хәтта безгә килеп, аларга да эшләп карарга рөхсәт итүне үтенде.

Балчык эшләнмәләре өчен киштәләр әлегә ярым буш. Әмма бу аз эшләү яки тырышлык җитмәү аркасында түгел. Эш шунда, кечкенә осталар үз куллары белән эшләнгән әйберләрне өйләренә алып кайтуны өстен күрә. Нигездә, балалар савыт-саба яки нинди дә булса җәнлек һәм кош әвәләп ясый икән. Таңсылу Хәлимова – 8нче төркем тәрбияләнүчесе. Аның сүзләренә караганда, кыз түгәрәккә бик теләп йөри.

– Миңа биредә бик ошый, кулларны да буярга ярый, бигрәк тә фигуралар бизәргә яратам. Күптән түгел тукран һәм кечкенә чынаяк ясадым.

Әйтергә кирәк, чүлмәк ясау сәнгате беренче карашка тоелган кебек гади генә түгел. Укучылар һәм аларның укытучылары сүзләренә караганда, эшкә тотынганда, нәтиҗәдә нәрсә килеп чыгасын беркайчан да алдан белмиләр. Бу сәнгатьтә бик күп нечкәлекләр бар – балчыкны дөрес изәргә, ясаган вакытта эшләнмә чатнамасын өчен бик сак булырга кирәк. Изгән вакытта балчыкта һава калырга тиеш түгел. Әмма тулаем алганда, алар өчен бу материал – илһам чыганагы, дип таныды әңгәмәдәшләребез.

– Тик бер нәрсә борчый – остаханәбездә яндыру өчен мич җитми, – ди укытучылар. Ә моннан башка эшләнмәләр бик уалучан һәм тиз ватылучан булып чыга.

 

Автордан.

Чүлмәк ясау сәнгате, дөрестән дә, аерым күнекмәләр һәм әзерлек таләп итә. Материал өстендә эшләү барышында үзебез дә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кушылып, алар белән бергә эшләп карарга булдык. Нәтиҗәдә, әллә чынаяк, әллә тәлинкәгә охшаган төпсез бер әйбер килеп чыкты. Чыннан да, беренче тапкырдан бу сәнгатьне үзләштерү мөмкин түгел, күрәсең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: