Алабуга нуры

Алабуга Дәүләт автоинспекторлары рейд үткәрәчәк

ЮХИДИ хезмәткәрләре Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 6нчы чакрымында рейд үткәрәчәк.

18 майда Алабугада машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак. Мондый мәгълүматны ведомствоның матбугат хезмәтендә бирделәр.

Дәүләт автоинспекторлары Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 6нчы чакрымында 06.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр рейд үткәрәчәк. 

Юл «Алабуга» МИЗ янында урнашкан, әлеге автомобиль юлы буенча вахта һәм заказ буенча транспорт чаралары йөри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: