Алабуга нуры

Алабуга инспекторлары иртәнге рейд вакытында 14 хокук бозучыны ачыклады

Аларга административ беркетмәләр төзелде. 

Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач автоюлында Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чараларын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд 2 сәгать барды. Тикшерү нәтиҗәсендә 14 хокук бозу очрагы ачыкланды. 

Тонировка кагыйдәсен бозу — 1 
Укылмый торган номер — 3
Страховка — 1
Техник җитешсезлек — 9.

Ачыкланган хокук бозу фактлары буенча административ беркетмәләр төзелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: