Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында татар кухнясы турында сөйләделәр

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр татар кухнясы тарихы, төрле ризыклар турында белде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре “Татарстан Республикасының милли ризыклары” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре татар кухнясы тарихы, кызыклы һәм төрле ризыклар: бәлеш, өчпочмак, кыстыбый һәм башкалар турында сөйләде, видеофильмнар күрсәтте.

Әлеге чарада “Тәмле уку/ Вкусночтение”дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев