Алабуга нуры

Алабуга кибетләренең берсендә “фанфурик”лар сатканнар

Казан урамындагы кибетләрнең берсендә "фанфурик" дип аталучы сыекча сату ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләре составында спирт булган 25 флакон "Березовые почки" сыекчасын тартып алган. Бу кибет инде моңа кадәр дә мондый сыекча сатуда тотылган булган, дип хәбәр итте "эшлекле сишәмбе"дә эчке эшләр бүлеге башлыгы Юрий Пономарев. Район башлыгы Геннадий Емельянов башкарма комитет структураларына әлеге вәзгыятьне хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: