Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөхтәсибәте онлайн рәвештә дини дәресләр үткәрә

Онлайн рәвештәге дини дәресләр Алабугада яшәүче мөселманнар өчен генә түгел, башкалар өчен дә үткәрелә. Хәзерге вакыттагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдә вакытлыча дини дәресләр туктатылды.

– Интернет челтәрендә карарга теләге булган мөселманнар өчен онлайн рәвештә дини дәресләр башлап җибәрдек. Кешегә рухи азык һәрвакытта да кирәк. Дәресләребезне татар һәм рус телләрендә оештырдык, инстаграм челтәрендә алар онлайн рәвештә алып барыла, соңрак ютуб каналында видео һәм аудио форматында куела. Җомга көнендә “Җомга насыйхәте” чыгачак, – дип белдерде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Онлайн-дәресләр “Инстаграм” челтәрендә islam_v_elabuge каналында бара. Башлануы көн саен кичке сәгать алтыда.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, моннан кала “zoom” программасында Коръән уку, гарәпчә өйрәнү дәресләре оештырылган. Теләге булган һәркем үзенә ошаган дәресләрне карап, гыйлемен арттыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев