Алабуга нуры

Алабуга әниләре декретта яңа һөнәрләр алырга мөмкин

2020 елда “Демография” милли проекты кысаларында 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыру планлаштырыла.

Аларны укыту бюджет акчалары, федераль бюджет һәм ТР бюджеты акчалары хисабына башкарылачак. Алабугада яшәүче хатын-кызларга шулай ук, кирәкле белгечлекне сайлап, белем алырга мөмкин. Яңадан укыту яки квалификация күтәрү турында мәгълүматны мәшгульлек үзәгендә алырга мөмкин. Барлык сораулар буенча 8(85557)7-03-38 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: