Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы журналистлар һәм блогерлар белән очрашты

Диалог барышында шәһәр башлыгы журналистлар сорауларына җавап бирде һәм якын арада шәһәрдә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләде.

Шәһәр администрациясендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның җирле һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы узды.

Диалог барышында шәһәр башлыгы журналистлар сорауларына җавап бирде һәм якын арада шәһәрдә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләде.
Алабуга районында уртача хезмәт хакы 83 мең сум тәшкил итә: шәһәрдә — 85 мең, районда — 62 мең сум.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, Алабуга республикада хезмәт хакы үсеше буенча өченче урында тора.

— 2022 елда бу күрсәткеч якынча 60 мең сум тәшкил итте — үсеш шактый зур. Һәм без туктамаячакбыз, бары тик алга барырга кирәк. Әгәр моңа ихтыяҗ бар икән, кешеләрне эшкә башка төбәкләрдән дә чакырырга мөмкин. Безгә Удмуртиядән килүчеләр күп. Махсус икътисади зона йогынтысы сизелә башлады, — дип сөйләде шәһәр башлыгы.

«Алабуга» МИЗына килгәндә, Рөстәм Мидхәт улы ассызыклаганча, махсус икътисади зона предприятиеләренең шәһәр оешмаларына көчле конкуренция булдыруына карамастан, анда эш хакын ясалма рәвештә киметүнең мәгънәсе юк — бу Алабуганың иминлегенә тискәре йогынты ясаячак.

— Бюджет нигездә физик затларның керемнәренә салымнан формалаша. Халыкның керемнәре арту белән бәйле рәвештә яңа хезмәт базарлары да барлыкка килә, — дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Чагыштыру өчен, Түбән Камада уртача хезмәт хакы — 81 мең сум. Күрше Чаллыда бу күрсәткеч якынча 67 мең сум тәшкил итә.

Матбугат конференциясендә яктыртылган күп кенә темалар: шәһәрдә кадрлар мәсьәләсенең ничек хәл ителүе, мигрантлар белән эш, якын арада Алабуганың тарихи өлеше һәм үзәк проспектларының ничек үзгәрәчәге, нинди яңа торак комплекслар барлыкка киләчәге һәм башкалар турында тулырак «Алабуга нуры» ның 16 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев