Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ашлык киптерү өчен яңа комплекс ачылачак

Бүген җайлау-көйләү эшләре бара.

Район җирендә «Аммоний» җәмгыятенә караган «Аммоний Агротехнологияләр» предприятиесендә ашлык киптерү өчен яңа комплекс ачылачак.

«Агротехнологияләр» быелга күләмле кыр эшләре планлаштырган − 6,5 мең гектардан артык мәйданны эшкәртергә кирәк. 

Бу корылманың кайбер үзенчәлекләре бар. Беренчедән, ашлыкны чистарта торган машина һәм киптерә торган җиһаз ике режимда эшли ала: орлыкка һәм сатуга. Гамәлдә ике төймәгә басып, эшнең эчтәлеге һәм киптерү температурасы үзгәрә. Бу ашлыкны җентекләп һәм сак кына чистартырга, киптерергә мөмкинлек бирә, орлыкларга азрак зыян килә. 

Икенчедән, экономия ясала. Комплекс тәүлек буе эшләрлек, ләкин төнлә эш тулы көченә барсынга, ике кеше дә җитәрлек. 

Ашлык киптерү комплексында дымлысын 550-600 тонна, һәм корысын 200-250 тонна саклап була.

Бүген җайлау-көйләү эшләре бара, комплексны файдалануга тапшырыр алдыннан, әйләнә-тирәсен дә уңайлы итәргә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев