Алабуга нуры

Алабуга район үзәк хастаханәсендә яңа компьютер томографы урнаштырачаклар

Яңа җиһазны урнаштыру эшләре июль аенда башланды.

Алабуга район үзәк хастаханәсендә «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты буенча яңа компьютер томографы урнаштырылачак. 

Урнаштыру эшләре июль аенда башланды. Төп җиһазларны алыштыру вакытында хастаханә территориясендә компьютер томографиясенең мобиль комплексы урнаштырылган.

Быел Татарстан Республикасы буенча 170,4 млн. сумлык 211 берәмлек медицина җиһазлары сатып алыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: