Алабуга нуры

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлый

Бәйрәм көннәрендә йортларыгызга рәхмәтлелек, йөрәкләрегезгә – күңел тынычлыгы иңсен, диелә аның котлавында.

Хөрмәтле алабугалылар!
Пасха бәйрәме белән иң җылы тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Олы көннең якты бәйрәме кеше йөрәгенә аеруча шатлык өсти, яхшы өметләр уята, якыннарга мәхәббәт хисе, игелек эшләү теләге тудыра.
Бу бәйрәм кешедәге якты башлангычка, рухи яңарышка, мәрхәмәт һәм мәхәббәт тантанасына ышаныч бирә.
Бәйрәм көннәрендә йортларыгызга рәхмәтлелек, йөрәкләрегезгә — күңел тынычлыгы иңсен.
Тормышларыгызда шатлык, бәхет, яктылык һәм яхшылык кына булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: