Алабуга нуры

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Яңа Юраш» агрофирмасында булды

Ул әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә югары бәя бирде.

Бу гаҗәп тә түгел: юрашлылар берничә ел инде барлык күрсәткечләр буенча да район буенча алдынгы урыннарны били. Кыр эшләрендә үзен күрсәтүчеләр арасында комбайнчы Фәнис Галиев һәм механизатор Эльвир Гатауллин да бар. Машина белән саву операторы Фәридә Вәлиева һөнәре буенча иң яхшысы дип танылган. Иң күп ашлык суктырган Тимур Хәмидуллинны 2020 елда районның иң яхшы комбайнчысы дип атадылар. Районның иң яхшы бозау караучысы Зөлфия Гәрәева булды, аның төркемендәге һәр малы көнгә 880 граммга арткан. Агрофирманың баш инженеры Василий Чураев үткән елдагы кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы техникасыннан нәтиҗәле файдаланган өчен районның иң яхшы инженеры булды. Тулаем алганда 16 мең 855 тонна (аннан алдагы елга караганда 19 процентка артыграк) күләмендә ашлык җыеп «Яңа Юраш» агрофирмасы җир эшкәртү буенча иң яхшы хуҗалык дип танылды, моның өчен аның директоры Хәлил Сабирҗановның тырышлыгын махсус билгеләп үттеләр. 
Бу көннәрдә авыл хезмәтчәннәренең бөтен көче чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтелгән. Сабан 5 мең 300 гектар җирне алып тора — бу районда иң зур чәчү мәйданы. Өстәвенә, төп хуҗалыкка кергән «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖ 1 мең 800 гектарда чәчкән. 4 мең 360 гектардагы бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылардан борчак 150 гектар, арпа — 1 мең 500, сабан бодае — 2 мең 560 гектар урын алып тора. Моннан тыш, 640 гектарда берьеллык үләннәр һәм азык катнашмалары, 300ендә — силоска кукуруз урнашкан. Биредә 500 гектар чәчүлекләр корткычларга каршы эшкәртелгән, 5 мең 300 гектарда тамырлар аммиак селитрасы белән ашланган, чиратта — чүп үләннәргә һәм авыруларга каршы көрәш.
— Һәрвакыттагыча, иң күп тәрбияләнгән кырлар «Яңа Юраш» агрофирмасында. Күренеп тора: белеме буенча агроном җитәкченең эш өчен йөрәге яна, ул бу җиргә гашыйк, — диде минем белән әңгәмә барышында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов. — Үсешнең яңа баскычына атлаган терлекчелек тә биредә югары бәягә лаек.
Барыннан да элек, мөгезле эре терлекләрнең саны арту куандыра, алар 2 мең 213 баш исәпләнә — узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 141гә күбрәк. Быел юрашлылар дүрт ай эчендә сыерлардан 1 мең 553 тонна сөт савып алган. Бер сыерга исәпләгәндә, бу 2 мең 218 килограмм тәшкил итә — аннан алдагы елныкыннан 142гә күп. Дүрт айда былтыргы вакытка караганда 188 тоннага артыграк сөт сатылган. Май уртасында сыерларның нәтиҗәлелеге бер тәүлеккә 19,1 килограммга кадәр күтәрелгән, бу 2020 елның шушы вакытындагыдан 4,1гә артыграк.
Белгечләр әйтүенчә, терлекләрнең нәтиҗәлелеге арту — азык өстәмәләре куллану нәтиҗәсе. Терлекләрнең рационына кукуруз бөртекләре, түп кертелгән, алар көч өстәү чыганагы булып тора. Алга таба Иске Юрашта азык үзәге төзергә ниятлиләр, анда азык кушылмалары җитештерү җайга салыначак. 
Юрашлылар, җәмәгать терлеге белән беррәттән, шәхси хуҗалыктагы малларга да игътибар бирә. Аларда 243 мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 117 сыер, 219 сарык һәм кәҗә, 1 мең 344 кош-корт, 14 ат һәм 176 умарта күче. Шуның хәтле күләмдәге терлек районның башка бер торак пунктында да юк.
Шушы араларда гына хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда иң яхшы ярдәмче хуҗалык җитәкчесе буларак, Иске Юраштан Фәрит Әхмәтов бүләкләнде. Ул күп балалы гаиләсе белән бергә 18 баш мөгезле эре терлек, шулар исәбендә 10 сыер, 5 тана тота, 37 сарык, 28 кәҗә, ат һәм кош-корт асрый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: