Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Яшьләр урамындагы 8нче санлы йортта яшәүчеләр белән очрашты

Биредә яшәүчеләр район башлыгы белән ишегалдын төзекләндерү, тротуарлар салу, машина кую урыннары ясау, агачлар кисү буенча фикер алыштылар.

Нәкъ билгеләнгән вакытка әлеге йортта яшәүчеләр подъездларның берсенең ишегалдына җыелды. Кунаклар килгәнче үк, алар очрашуда күтәреләсе мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Иң мөһиме — йортны төзекләндерү. Ул 1966 елда төзелгән һәм бүгенге көндә яңартуга мохтаҗ. Подъездларны, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтларга, тәрәзәләрне алыштырырга, һәм, әлбәттә, фасадны тәртипкә китерергә кирәк. «Нефтьчеләр проспектында йортларны әнә ничек матур итеп эшләделәр, безнекен дә шулай ук тышласалар яхшы булыр иде», — дип фикерләре белән уртаклаша әлеге йортта яшәүчеләр.
Сүз уңаеннан, йортны капиталь ремонтлау 2012 елда башланган иде, ул вакытта түбәне, канализацияне, салкын һәм кайнар су агынтыларын эшләделәр. «Менә инде 8 ел аның тәмамлануын көтәбез», — дип зарлана йорт буенча җаваплы Надежда Разина район башлыгы белән аралашуда. Ул инде 11 ел өй буенча җаваплы булып тора һәм тиешле ремонтка ирешү өчен инстанция бусагаларын бер тапкыр гына таптамаган. Шулай булгач, өй проблемаларын аның кебек башка берәү дә белми. Рөстәм Нуриев белән бергә алар подъездларның берсенә күтәрелде, анда район башлыгы аның торышын шәхсән үзе карап чыкты.
«Без фасадны җылытабыз, җылылык буенча экономия булачак, чөнки бу очракта гигакалория азрак таләп ителә. Тышкы кыяфәте матур булачак. Киләсе елга сезнең йорт яны территориягезне төзекләндерәчәкбез, ә 2022 елда — фасад ясыйбыз», − диде Рөстәм Нуриев.
Биредә яшәүчеләр район башлыгы белән ишегалдын төзекләндерү, тротуарлар салу, машина кую урыннары ясау, агачлар кисү буенча фикер алыштылар.
Район башлыгы белән очрашудан биредә яшәүчеләр канәгать калды. Аларның үтенеченә җавап бирүне көтмәгәнлекләре турында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев