Алабуга нуры

Алабуга районы Гари авылында мәчет төзелә башлады

Бу Алабуга районында уникенче мәчет булачак.

15 июньдә Алабуга районы Гари авылында беренче мәчет төзелә башлады. Ул авыл һәм гомумән район мөселманнары өчен исәпләнгән. Олы юл янында урнашканга күрә, ул шушы юлдан йөрүче мосафирлар өчен дә яхшы мөмкинлек булачак.

— Авыл халкы 2019 елда мәчет булдыру турында теләк белдерде. Шуннан соң дини оешма барлыкка килде, имам сайланды, әзерлек эшләре — рәсми документлар, акча җыю, халык белән эшләү барды. Һәм ниһаять проект булдырылды, төзелеш башланып китте. Бу безнең Алабуга районында уникенче мәчет булачак. Һәм инде авыл, район мөселманнарын шушы изге эштә катнашырга чакырабыз. «Бердәмлектә — көч» — диелә халык мәкалендә дә. Шулай булганда, бу эшне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән тиз арада башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез. Киләчәктә бу мәчет авыл һәм район халкы, шушы юлдан йөрүче мосафирлар өчен динебезне ныгыту, милләтебезне үстерү, телебезне саклау өчен зур бер учак булыр дип ышанабыз, — диде Алабуга районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: