Алабуга нуры

Алабуга районы җитәкчесе блокадалы Ленинградта яшәгән Әхмәтҗанов Зөфәрҗан Шакирҗан улы гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Зөфәрҗан Әхмәтҗанов бик катлаулы тормыш юлы үтә. Тик бу аны сындырмый. Ул үз өлешенә туры килгән бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, тормышта күп нәрсәгә ирешә ала.

– Блокададагы Ленинградта яшәүче Әхмәтҗанов Зөфәрҗан Шакирҗан улының вафаты сәбәпле, ихлас күңелемнән туганнарының кайгысын уртаклашам. Без якташыбызның якты хәтере һәм батырлыгы алдында баш иябез, ул өлкәннәр белән беррәттән сугыш һәм блокада дәһшәтләрен кичерде һәм Бөек Җиңү көнен якынайтты. Аның арабыздан китүе – зур югалту. Аны белгән һәркем хәтерендә ул мәңге сакланыр, – диде Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев.

Зөфәрҗан Шакирҗан улына авыр язмыш насыйп була. Ул 1931 елның 27 июлендә Актаныш районының Аеш авылында туган, биш яшендә әти-әнисе аны Ленинград өлкәсенә алып китә. Аңа 10 яшь чакта, әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый.

1942 елда гаиләне Ленинградтан Актанышка эвакуациялиләр, ә аннан вербовкалау буенча Камчатка өлкәсенең Усть-Большерецк районы Кихчик бистәсенә күчәләр. Биредә башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Зөфәр Әхмәтҗанов слесарь укучысы булып Кихчик балык комбинатына эшкә керә. Нәкъ шул вакыттан бирле үсмернең хезмәт эшчәнлеге башлана. Биредә ул 1948 елга кадәр эшли.

1949 елда Зөфәр Шакирҗан улы 13нче санлы Алабуга һөнәр училищесында укый башлый. Ә 1969 елда Тольятти шәһәрендәге АвтоВАЗга эшкә керә, анда ул әйдәп баручы инженер булуга ирешә. 46 ел эшләгәннән соң, 1996 елда лаеклы ялга чыга.

Зөфәрҗан Әхмәтҗанов бик катлаулы тормыш юлы үтә. Тик бу аны сындырмый. Ул үз өлешенә туры килгән бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, тормышта күп нәрсәгә ирешә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: