Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев “Безнең ишегалды” программасы буенча күчмә киңәшмә үткәрде

Рөстәм Нуриев шәһәр һәм район башкарма комитетларының ведомство карамагындагы структуралары җитәкчеләре белән бергә төзелеп килүче полилингваль мәктәп янындагы ишегалды территорияләре буенча узды.

Карап йөргән вакытта район җитәкчесе эш көненең кызган чагы булуга карамастан, ишегалдында машиналар аз түгеллеген, автомобиль кую өчен урыннар да җитмәвен билгеләп үтте. Ул проектлаучыларга бу моментның әлеге территорияне төзекләндерү проектында һичшиксез исәпкә алынуын һәм барысы да уңайлы булырга тиешлеген әйтте.

– 2-3 ел эчендә болар барысы да җимерелмәсен өчен, мөмкин кадәр вандалларга каршы торырлык итеп эшләргә кирәк, – дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Яшел үсентеләр темасы да игътибардан читтә калмады. Алар проектка нигезләнеп утыртылачак. Моннан тыш, Рөстәм Мидхәт улы 39нчы балалар бакчасы һәм мәктәп янындагы ташландык урынга игътибар итте. Анда туктап тору урыны булдырылачак, әмма бу территориядә үскән наратлар сакланырга тиеш – район җитәкчесе әнә шундый теләк белдерде.

Карап йөрү тәмамлангач, бу мәсьәлә буенча ике атнадан очрашырга дигән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев