Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышты

Узган атнада Алабуга районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре проектларны тормышка ашыру өчен, ничек өстәмә акча җәлеп итү турында фикер алышты.

− Безнең илдә проект эшчәнлеге кебек күренеш үсеш ала. Быел Мәдәният учреждениеләре, бизнес, коммерциячел булмаган оешмалар үз проектларын алар җирлегендә мәдәниятне үстерүгә бирә алган мәдәни инициативалар Президент фонды оештырылды. Без заявкалар булдырырга, мәдәният хезмәткәрләренең фикерләвен үзгәртергә ярдәм итү максатыннан килдек, − дип уртаклашты Россия яшьләре проектларының Бөтенроссия конкурсы эксперт-консультанты Екатерина Маслова.

Шундый ук очрашу Мамадышта узачак. Катнашучыларның онлайн аралашу мөмкинлеге дә бар.

«Татмәдәниресурсүзәге» нең проект секторы башлыгы Ольга Боднарь билгеләп үткәнчә, проектлар хәзер бик зур роль уйный. Балалар кече сыйныфлардан ук алар белән эшли башлый. Шуңа күрә гражданнарның проект эшчәнлеге турында белемнәрен арттырырга кирәк, чөнки күпләр аның турында сүздә генә белә, гәрчә бу эш нәтиҗәсендә үз ниятләрен тормышка ашыруга өстәмә акчалар җәлеп итәргә мөмкин.

− Без алга таба да киңәшләшәчәкбез, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә булган проектлар турында сөйләрбез, − ди ул. 

Әлеге чара анда катнашучыларда яхшы фикерләр уятты. Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга вәкиллеге директоры Зөләйха Әмирбәкова белдергәнчә, алар конкурсларда катнаша һәм грантлар ота, әмма соңгы тапкыр алар моңа ирешә алмаган.

— Спикерлар белән күзгә-күз очрашасың һәм барлык нечкәлекләрне сөйләшәсең, үз эшеңне бөтенләй башка күзаллыйсың, — ди ул. — Грант проектларында без 2007 елдан бирле катнашабыз, отабыз. Чыннан да, проектлар язганда без белмәгән авырлыклар күп очрый. Мин бүген үзем өчен бик күп яңалык алдым. Уртак комплекслы проектлар булдыру мөһим булуын аңладым. Спикерларыбызга хезмәттәшлек өчен рәхмәтлемен, минем бер идеям бар инде, — дип фикере белән уртаклашты Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев