Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» барлыкка килде

Уку йортларында биология, химия һәм физика кабинетлары төзекләндерелде.

«Үсеш ноктасы» ның функциональ зоналары Иске Юраш, Костенеево һәм Бехтерево авылларында барлыкка килгән иде инде. Хәзерге вакытта Тарловкада урнашкан 11нче мәктәптә зонаны ремонтлау бара, дип хәбәр итә Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте.

Уку йортларында биология, химия һәм физика кабинетлары ремонтланды. Аларда бүлмәләр ремонтлау, тәрәзәләр һәм ишекләр, инженер-техник челтәрләр алыштыру эшләре башкарылган.

Узган ел «Үсеш ноктасы» үзәкләре Алабуга районының Танайка һәм Поспелово мәктәпләрендә барлыкка килде.

Билгеләп үтик, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре гомуми белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак булдырыла. Алар төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Проектның төп максаты — кайда яшәүләренә карамастан, балаларга сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, авыл мәктәпләрен үстерү.

Проект «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев