Алабуга нуры

Алабуга районы агрономнары язгы чәчүгә әзерләнә

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга бүлекчәсендә мул уңыш алыр өчен кышлап чыккан орлыкның сыйфатын тикшерү эше алып барыла. Сабан культуралары орлыгын язгы чәчү алдыннан тикшерү эше ике атна тирәсе элек башланып китте һәм аның инде беренче нәтиҗәләре дә бар.

«Кайбер белгечләр бүгенге көнгә чәчүлек орлыкны тулысы белән тикшереп чыкты. Күрсәткечләр ярыйсы: орлыкның тишелеп чыгуы - ул саклауга ничек салып куелган булса, аның шулай кышлап чыгуын да ачыкладык - 93-94 процент. Шулай булгач, чәчү материалы ГОСТка туры килә. Болар - "Яңа Юраш", "Яшь көч" һәм "Колосовка" агрофирмалары",- ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга бүлекчәсе төп агрономы Вера Хәмидуллина.
Орлыкның тишелеп чыгуына килсәк, ул еш кына күксүгә яки тамыр күгәрегенә дучар була. Бу күгәрек көчле чагылыш тапмаган: 3-5 проценттан артык түгел. Шуңа күрә белгечләр киңәше - биологик агулауны ешрак куллану.
Бүген районда, чәчү өчен билгеләнгән орлыкның чама белән өчтән бере инде күптән яңартылмаганлыктан, уңыш алу түбәнәя бара. "Республикада орлыкларны күпләп чәчү күрсәткеченең түбән булган районнар да бар.Ә безнең районда бу сан чәчелүче орлыкның гомуми күләменең 28 процентын тәшкил итә. Бу - бик зур процент. Шул ук вакытта, елларның җиңел булмавына карамастан, орлыкчылык белән шөгыльләнергә тырышучы һәм чәчүлек материалны яңартучы хуҗалыклар да бар: болар - "Яшь көч" АФ, "Яңа Юраш" АФ",- дип билгеләп үтте Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Люция Габдуллина.
Орлыкларның фитоанализын тулысынча тәмамлауны белгечләр мартта дип күздә тота, ә инде апрельдә район хуҗалыклары, һава торышы уңай килгәндә, орлыкларны агулауга керешергә ниятли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: