Алабуга районы кырларында уңышның яртысы җыеп алынган

Урып-җыю эшләре август ахырына тәмамланырга тиеш, диләр аграрийлар.
Басуларда эш гөрли. Игенчеләр көнне төнгә ялгап, уңыш өчен көрәшә. Башка еллар белән чагыштырганда, авыл хезмәтчәннәре быел кырларга ике атнага соңрак чыкты.
Басулардагы ашлык тигез өлгермәде, бөртеклеләрдә югары дымлылык күзәтелә, шул сәбәпле район хуҗалыклары быел беренче мәртәбә аерып чабуга кереште, ә бу урып-җыю эшләренең тизлеген сизелерлек киметә, диләр аграрийлар.
Шуңа да карамастан, бүгенге көнгә 4700 гектар җирдә ашлык сугып алынган, бу гомуми мәйданның 16 процентын тәшкил итә.
"Яшь көч", "Башак" һәм "Привольное" агрофирмалары урып-җыю эшләренә оешкан төстә керешкән, бу хуҗалыкларда икмәк 20-30 процент мәйданда урылган. Уҗым бодае уңышы гектарыннан 20,6 центнер дәрәҗәсендә саклана (республикада бу сан уртача 22,5 центнер тәшкил итә), әлеге культурага бирелгән кырларның яртысы эшкәртелгән инде. "Восход" һәм "Якты Үзән" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эшләр тәмамланган булса, "Башак" һәм "Яшь көч"тә алар ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләгәндә комбайннарның әзерлеген тикшерү нәтиҗәләрен дә ассызыклап үтте:
- Район кырларында бүген 70 комбайн эшли. Тикшерүдән күренгәнчә, техниканың әзерлеге яхшы, ә "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Привольное" һәм "Башак" хуҗалыкларында комбайннар урып-җыюга аеруча яхшы әзерләнгән.
Башлык әйтүенчә, бер комбайнга туры килә торган эш күләме 400 гектар тәшкил итсә, "Сапфир" һәм "Якты Үзән"дә - 600 гектардан артып китә. Район буенча бер көндә 1150 гектар мәйданда ашлык суктырыла.
Быел җыеп алынган уңышның 13 мең тоннасын орлыкка һәм 10 мең тоннасын зернофуражга салып калдыру зарур, ди җитәкче. Моннан тыш, агролизинг буенча әҗәтне дә капларга кирәк булачак, ә ул 15 миллион сум тәшкил итә.
Һава торышы мөмкинлек бирсә, аграрийлар урып-җыю эшләрен август ахырына тәмамларга планлаштыра.
Киләсе елны кайгыртып
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, игенчеләр киләсе ел уңышы өчен туфракны әзерләү эшләренә дә кереште. Авыл хезмәтчәннәренә уҗым бодае чәчеләчәк 12 мең гектар мәйданны эшкәртергә кирәк (шуның 2 мең гектары терлек азыгы буларак кулланылачак). Күптән түгел 44 берәмлек техника (алар арасында ике урып-җыю комбайны да бар) сатып алынган. "Яшь көч", "Якты Үзән", "Башак" һәм "Яңа Юраш" хуҗалыкларында техниканы даими яңартып торалар, дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтов.
Терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты 7 мең гектар тирәсе мәйданда чабылды, икенче мәртәбә чапканда 1,5 гектар җирдә үлән җыелды. Берьеллык үлән, терлек азыгы катнашмасы, болын печәне әзерләү эшләре тулы куәткә бара.
1 августка алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 9300 тонна печән, (таләп ителгәннән 116 процент), 47 мең тонна сенаж (таләп ителгәннән 100 процент) әзерләнде. "Яңа Юраш" агрофирмасында исә силос салуга керештеләр (2100 тонна).
Шулай итеп, районда 19 мең тонна азык берәмлеге бар, бу бер терлек башына исәпләгәндә 19 центнердан артып китә (Татарстан буенча - 17 центнер). "Морт" һәм "Яңа Юраш" агрофирмалары терлек кышлатуга тулысынча әзер, "Башак", "Вятский берег" һәм "Яшь көч" хуҗалыкларында да азык запасы планлаштырылган күләмгә якынлашты.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланганТатарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.1400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!64800
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.11800
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.10700
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.10100
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.9900
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.9900
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.9800
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.9400
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.9300
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.9100
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.9000
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.8900
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.8900
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.8700
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.8500
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.8500
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.8000
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.7700
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.7300
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.7100
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.7000
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.6900
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.6600
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.6500
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.6400
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.6200
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.5900
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.5900
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.4400
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3000
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.2500
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.2100
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.1400
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.1300
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика