Алабуга нуры

Алабуга районы Танайка авылы балалар бакчасында өстәмә төркем ачылды

Танайка балалар бакчасы үткән елда бер яшьтән өч яшькә кадәрге унбиш бәләкәч белән тулыланды.

Биредә өстәмә төркем ачылды. Хәзер бакчага 97 бала йөри. Ике яшьтән өч яшькәчә тагын бер төркем ачарга уйлыйлар. Балалар бакчасында иҗади, үз эше белән мавыккан кешеләр эшли, араларында дүрт тәрбияче югары белемле, шуның кадәресе урта махсус белемгә ия. Штатта музыкаль җитәкче һәм татар теленә өйрәтүче тәрбияче бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: