Алабуга нуры

Алабуга районы язгы чәчү эшләренә әзерләнә

Алабуга районы аграрчылары язгы чәчү эшләренә әзерлекне тәмамлап киләләр.

"Яшь көч" агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникасы 100 процентлы әзерлек сызыгына куелган, "Яңа Юраш", "Морт", "Нократ таңнары" агрофирмаларында аны әзерләү буенча эш тәмамлануга якынлаша, дип хәбәр итәләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Район буенча күрсәткечләргә килсәк, гыйнвар уртасына барлык тырмалар (2044 данә) торгызылды, чәчкечләр ремонтлау планы - 86 процентка, культиваторларныкы - 89%ка һәм тракторларныкы 86%ка тормышка ашырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: