Алабуга нуры

Алабуга районында ике кешене елан чаккан

Чебен-черки, кигәвен, күсе-тычкан, саранча... Табигатьтә рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләрнең кәефен җибәрүчеләр ишәя бара. Безелдәп кенә булса да куркытучылары арасында, тешләргә әзерләре дә арта. Быелгы җәй исә еланнарга бай булды.

Менә инде берничә ел дәвамында авыл халкы еланнарның артуын сизеп-күзәтеп тора. Мәсәлән, авылдагы күршебез бакча артында еланнар (бер елан түгел, нәкъ менә еланнар) күрүен инде әллә ничә ел әйтеп килә, энем дә бер вакыт бакчага су сипкән җирдән "елан күрдем" дип коты очып керде.

Моңа кадәр әле елан чагу очраклары ишетелмәсә, быел исә бакча сезоны башланганнан бирле Алабуга үзәк район хастаханәсенә елан чагудан зарланып ике кеше мөрәҗәгать иткән.

Табиблар әйтүенчә, безнең районда елан чагуның беренче очрагы 17 майда теркәлгән. Морт авылы янәшәсенә ял итәргә килгән яшьләр компаниясе чирәмдә елан күрә һәм аны тотмакчы була. Тик агулы булып чыккан елан (монысын инде соңыннан беләләр) иң җитез егетне тешләргә өлгерә. Егетне башта Морт хастаханәсенә китерәләр, анда еланга каршы махсус сыворотка керткәннән соң, бәхетсез "аучы"ны Алабуга үзәк район хастаханәсенә алып киләләр.

Икенче очрак 17 июньдә Тарловка саласында була. Бу юлы елан урамда уйнап йөргән 11 яшьлек кызны чага. Кызны шунда ук үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Күзәтү үткәннән соң аны икенче көнне үк хастаханәдән чыгаралар. Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Сәетнур Нәҗметдинов әйтүенчә, шәһәр һәр райондагы вәзгыять әлегә куркыныч түгел. Җәйге айларда 1-2 елан тешләү очраклары ел саен теркәлә, ди ул.

Республикада да елан чагу очраклары бар, шуларның икесе - Түбән Кама шәһәрендә.

Табиблар сүзенә караганда, зәһәр елан агуы кеше тормышы өчен гаять куркыныч. Агулы еланнарның мондый активлыгын май аенда озакка сузылган эссе көннәр белән аңлаталар. Моннан тыш, аксакаллар әйтүенчә, авылларда көтүләрнең кимүе дә еланнарның артуына китерә.

Алабуга районында агулы еланнарның бер төре генә бар: кара яки зәһәр елан.

Аны аркасындагы зигзаг сыман рәсемнән танып була. койрыгы кыска, ахырга таба кисәк нечкәреп китә, баш формасы өчпочмакны хәтерләтә. Төсе төрлечә булырга мөмкин: соры, сары-көрән, бакыр төсмерле караңгы кызыл.

Саксыз кыланып, елан тешләсә, түбәндәгеләрне онытмагыз: елан тешләгән урында ике кечкенә кызыл нокта барлыкка килә, тешләгән урын кызара, шешә һәм өшеткән кебек берни сизмәс була. Елан чаккан кешенең кан басымы төшә, ул хәтта аңын югалтырга мөмкин. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, мондый очрашуның ахыры бик аяныч була. Кеше канына эләккән елан агуы канны сыеклата, ә бу үз чиратында үлемгә китерергә мөмкин.

Елан тешләгәндә беренче ярдәм:

- хәрәкәтләнмәскә, чагылган урынны мөмкин кадәр азрак кыймылдатырга. Болай эшләгәндә елан агуы канга мөмкин кадәр азрак эләгә;

- кан тамырларын тарайту һәм канга агу үтеп кермәсен өчен, елан чаккан урынга салкын әйбер куярга;

- зыян күрүчегә күп итеп су эчерергә;

- мөмкин кадәр тиз арада медииңна ярдәменә мөрәҗәгаить итәргә кирәк. Кирәк дип тапкан очракта, заян күрүчегә елан агуына каршы махсус сыворотка кертеләчәк.

Моннан тыш табиблар әйтүенчә, ярага, ярадан өскәрәк урынга, гомумән бүтән җиргә дә жгут кую катгый тыела. Болай эшләгәндә тире тукымасында некроз барлыкка килүе мөмкин. Шулай ук агуны суырып чыгарырга да ярамый. Чаккан урынны кисеп алу, ут белән пешерү дә (болары халыкта кулланыла торган чаралар) - файдасыз. Болар барысы да тәнне зарарлый, ә агуны киметүгә һич тә ярдәм итми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!