Алабуга нуры

Алабуга районында авариядә ике кеше зыян күргән

Форд һәм Скания зур йөк машиналары бәрелешә.

10 майда 15.30 сәгатьтә Алабуга районының М7 Идел автомобиль юлының 1003нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды. 

Форд Фокус автомобилен йөртүче 34 яшьлек шофер юл бирми һәм Скания автомобиле белән бәрелешә.

 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Алабуга район үзәк хастаханәсенә чит ил машинасы шоферы һәм аның балигъ булмаган пассажиры төрле травмалар белән китерелә. 

Зыян күргән бала махсус утыру җайланмасында булган, куркынычсызлык каешын эләктергән, дип хәбәр иттеләр Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: