Алабуга нуры

Алабуга районында II Кырлыган фестивале үткәрелә

Ул 24 июльдә булачак.

24 июльдә сәгать 11.00дә Алабуга районының Яңа Анзирка авылында II Кырлыган (Иван-чәй) фестивале була.

Программада кырлыган, эко-продуктлар һәм халык кәсебе эшләнмәләре ярминкәсе, этник кием сату-күргәзмәсе, конкурслар, «халык чәе» фото-зонасы, җырлар, «Яшәү сәнгате» бию флешмобы, әйлән-бәйлән, зурлар һәм балалар өчен халык уеннары, бергәләп чәй эчемлеге ясау (борынгы ысул), осталык дәресләре, «Чәй йоласын кайтару» гастрономик турнир бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: