Алабуга нуры

Алабуга районында транспорт хәрәкәте өчен чикләүләр кертелде

Чикләү ремонт эшләре аркасында кертелгән.

Алабуга районында Колосовка ягыннан чыгу юлын чикләделәр. Бу чара 1 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Шундый мәгълүматны Идел-Нократ автоюллары идарәсенең («Волго-Вятскуправтодора») матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Вакытлыча чикләү М-7 автомобиль юлының 1000енчедән 1011енче километрына кадәр өлешендә үткәрелгән юл эшләре аркасында 25 майдан кертелә», — диелгән хәбәрдә. Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләрен саклауларын сорыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: